Буа музеенда батыр якташларыбыз турында китап тәкъдир иттеләр (фоторепортаж)
Бүген туган якны өйрәнү музеенда "Наши павшие - как часовые" дигән китапны тапшыру тантанасына Татарстанның Куркынычсызлык органнары музее җитәкчесе Ровель Кашапов, чик буе гаскәрләре ветераны Камил Тимаев кайттылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ровель Әлтафович сугыш елларында Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариатында (НКГБ) хезмәт...
Бүген туган якны өйрәнү музеенда "Наши павшие - как часовые" дигән китапны тапшыру тантанасына Татарстанның Куркынычсызлык органнары музее җитәкчесе Ровель Кашапов, чик буе гаскәрләре ветераны Камил Тимаев кайттылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ровель Әлтафович сугыш елларында Дәүләт куркынычсызлыгы халык комиссариатында (НКГБ) хезмәт иткән буалыларның - Югары Наратбаштан Мәүлет Баһавиевның, Әлшидән Варвара Еленкинаның, Әлкидән Фатыйма Сафинаның батырлыклары турында сөйләде. Аннан әлеге өч геройның туганнарына алар исеме кергән китаплар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев