Буа районы аграрийлары уңыш өчен көрәшне дәвам итә
Көн темасы

Буа районы аграрийлары уңыш өчен көрәшне дәвам итә

Буа районында урак кампаниясе: 33 процент иген җыелды

Буа районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре урак эшләрен актив дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка бөртекле һәм бөртеклекузаклы культураларның гомуми күләменнән 33 проценты җыеп алынган.

Аерым культуралар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә: уҗым бодае – 79 процент, борчак – 43 процент, арпа – 24 процент, ә язгы бодай 5 процент кына суктырылган. Иң яхшы күрсәткечләргә “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ирешкән – алар көзге бодай җыюны тәмамлаган. “Заря” агрофирмасы исә борчак кырларында эшне төгәлләгән.

Хәзерге вакытта ындыр табакларына барлыгы 72 306 тонна ашлык кайтарылган. Уртача уңышлылык һәр гектардан 40 центнер тәшкил итә. Әлегә иң югары күрсәткеч язгы бодайда теркәлгән – 46,7 центнер. Арпа 42,9 центнер, көзге бодай исә 40,9 центнер уңыш биргән.

Уңыш җыю белән беррәттән, басуларны төп эшкәртү дә бара. Бүгенге көнгә бу эш 3861 гектарда, ягъни планлаштырылган күләмнең 6 процентында башкарылган. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдагы көннәрдә темпны арттырырга ниятли.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев