Буа районы — авыл хуҗалыгы продукциясе буенча лидерларның берсе
Көн темасы

Буа районы — авыл хуҗалыгы продукциясе буенча лидерларның берсе

Казанда «TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы кысаларында «Агропромышленность комплексында Россия-Һиндстан хезмәттәшлеген үстерү перспективалары» түгәрәк өстәле узды.

Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының халыкара хезмәттәшлек һәм агропромышленность комплексы экспортны үстерү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Салават Сәхәбетдинов алып барды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов агымдагы елда Татарстан Республикасының агропромышленность комплексы продукциясе экспорт тармагы үсеш күрсәтүе хакында сөйләде. 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов районның агропромышленность комплексы потенциалын тәкъдим итте. Буа районы Татарстан Республикасы районнары арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы урынны били. 2025 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше 21% тәшкил итте һәм 10,5 миллиард сумга җитте. «2025 елда безнең район бөртекле культуралар җитештерүнең тулай күләме буенча республика рейтингын тагын да җитәкләде. Шулай ук Буа шикәр заводы шикәр чөгендереннән 122 мең тонна күләмендә кристалл шикәр җитештерә. Шикәрдән тыш, өстәмә продуктлар да — чөгендер сыгынтысы (жом) һәм меласса да алына», — диде ул.

Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар шулай ук республика территориясендә яңа инвестиция проектларын тормышка ашыру һәм «Экспорт» милли проектын яклау йөзеннән агропромышленность комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләрен дә тиктеләр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы



 


Нет комментариев