Килдураз авылында яшәүче балчы Наил Галиев быелгы чыгыш узган елгының яртысы кадәр генә, ди. Моны ул һава торышы, корылык белән бәйли.
– Үсемлекләргә кирәк яңгыр җәй башыннан ук булмады диярлек. Иркенләп чәчәк ата алмадылар. Безнең кортлар немец токымлы, көчлеләр, шуңа беренче чәчәк аткан вакытта ук бал җыеп калдылар, – ди умартачы.
Наил Галиев быелгы балны куелыгы уртача, ди. Тәҗрибәле умартачы тагын ниләр сөйләде? Быел бал бәяләре ничек? Бу хакта тулырак “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) район газетасының җомга саныннан укырсыз.
Нет комментариев