Буа районында игеннәрне 7 мең гектарда җыясы бар
Көн темасы

Буа районында игеннәрне 7 мең гектарда җыясы бар

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю яңгырлар аркасында шактый озакка сузылды быел.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 сентябрьгә 53595 гектарда игелгән игеннәрнең 86 проценты суктырып алынган. Ындыр табакларына барлыгы 171508 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан уртача чыгыш 37,1 центнерга тиң.

8957 гектарда үстерелгән шикәр чөгендеренең 14 проценты казылган. Аны алуга барлык хуҗалыклар диярлек керешкән. Җир өстенә барлыгы 81365 тонна тамыразык чыгарылган. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 641 центнер тәшкил итә.

Уҗым культураларын чәчү “экватор”га якынлаша. Бу эшне “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы төгәлләп килә. “Бола”да көзге чәчү 60, “Авангард”та – 63, уҗым бодаен иң күп – 5356 гектарда җир куенына салырга планлаштырган “Заря”да 65 процентта үткәрелгән.

Бушап калган кырларны төп эшкәртү бара. Ул 61670 гектарның 23459 гектарында, ягъни 38 процентында башкарылган.

 


Нет комментариев