Буа районында уҗымнар быел да сынау астында
Көн темасы

Буа районында уҗымнар быел да сынау астында

Ноябрьнең гадәттән тыш җылы һавасы алар өчен уңайсыз шартлар тудыра һәм булачак уңышны куркыныч астына куя.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Валерий Андреев әйтүенчә, үсемлекләр кышкы йокыга таласы урынга тупланган шикәрләрне тота башларга мөмкиннәр.

– Ә алар уҗымнар, тынлык хәленнән чыгып, кар астында интенсив сулый башлаган кыш ахырында аеруча кирәк. Нәкъ менә көзен чыныгу процессында тупланган шикәр запасы үсемлекләргә бу катлаулы чорны аз югалтулар белән кичерергә ярдәм итә. Аны ноябрь аенда ук “ашый” башласалар, кыш азагына ул бөтенләй калмаска мөмкин, – ди Валерий Николаевич.

Уҗым культураларының 63 проценты яхшы

Аның әйтүенчә, яхшы үсеш алган үсемлекләр шикәрләрне аеруча күп тота. Быелгы чәчүлекләрнең күпчелеген шундыйлар тәшкил итә. “Россельхозүзәк”нең Буа филиалы белән берлектә октябрь урталарында үткәрелгән тикшерүләр вакытында уҗым культураларының 63 проценты яхшы, 35 проценты канәгатьләнерлек хәлдә булган. Начар, дигәннәре бик аз күләмне тәшкил иткән. Алары 1 октябрьдә генә чәчелгән.

– Яңгырлы һава торышы бөртеклеләр урагын гына түгел, көзге чәчүне дә шактый сузды һәм срокны чигерде. Уҗымнар җир куенына август ахырыннан алып, октябрь башына кадәр вакыт аралыгында салынды. Алданрак чәчелгәннәрен хуҗалыклар авыруларга каршы һәм кирәгеннән артык үсмәсен өчен эшкәрттеләр. Бүген барысы да яхшы, – ди Валерий Андреев.

Үсемлекләргә уңай һава торышы

Октябрь дәвамындагы җылылык үсемлекләргә уңай тәэсир иткән – канәгатьләнерлек булганнар яхшылар, начар дигәннәре канәгатьләнерлекләр рәтенә күчкән.

– Ноябрь башында төннәрен туңдырып, үсемлекләр чыныгу алырга да өлгерделәр. Хәзер алар өчен суыту һәм өсләрен кар каплау кирәк, – ди белгеч. Тик якын көннәрдә синоптиклар мондый һава торышы вәгъдә итми әле.

– Климат елдан-ел җылына бара. Шуңа безнең регионда да “әти-әниләре” көньякныкы булган сортлар үзләрен яхшы хис итә. Кышның иртә килмәвен җиңелрәк күтәрә, – ди Валерий Николаевич.

Нинди генә көз килмәсен, авыл хезмәтчәннәре уҗымнарны зур өметләр баглап чәчәләр, чөнки аларның язгыларга караганда зуррак уңыш бирүләре күптән билгеле инде. Шулай ук язгы чәчү вакытында киеренкелекне дә шактый киметәләр.

Шуның өстенә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә – эре хуҗалыкларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына көзге культуралар чәчүне субсидияләү программасын да башлап җибәргән. Рәсми чыганаклардагы мәгълүматларга караганда, ул 2027 ел уңышы астына уҗымнарны игү чыгымнарының – туфрак эшкәртүнең, ашламалар сатып алуның һәм кертүнең, орлыклар әзерләүнең һәм чәчүнең, чәчүлекләрне карауның, туфракның уңдырышлылыгын һәм сыйфатын арттыру гамәлләренең, җитештерүнең экологик иминлеген тәэмин итү чараларының бер өлешен каплау өчен бирелә. Р

егионнарга субсидия җибәрелә башлаган инде. Россия Министрлар Кабинеты федераль бюджеттан Татарстанга уҗым культуралары иче аграрийларга ярдәм итү йөзеннән 401,1 миллион сум юнәлткән, дигән мәгълүмат бар.

– Бер гектарга 3 мең сум исәбеннән булачак, диделәр, – ди Валерий Андреев. Район буенча уҗым культуралары 13 мең гектардан күбрәк мәйданда чәчелгән.

Уҗымнар яхшы тишелгән. Ә.Шәрәфетдинова фотосы

Әлфия Шәрәфетдинова.


Нет комментариев