Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында чишмә ачылды
Көн темасы

Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында чишмә ачылды

Кыр Тәүгелдесе уртасында – Сания чишмәсе

Күмәк көч белән яңадан торгызылган табигать могҗизасының тәмле суын хәзер краннан гына борып аласы.

Уңай булсын, пычракта да, юлларны кар каплаганда да чишмәдән кеше өзелмәсен өчен 300 метрга “якынайтканнар” аны.

Әлеге саваплы эшкә нигезне Сания апа Заһидуллина салып җибәргән.

– Әлкидән бу авылга килен булып төшкәнемә 62 ел. Ул чакта халык искиткеч тәмле сулы чишмәгә йөри иде. Балаларыбыз да аның суын эчеп үсте. Артезиан коелары казылып, су краннан ага башлагач, чишмәгә барулар сирәгәйде. Аннан ул бөтенләй онытылды, ташландыкка әйләнде. Ә бит авылыбыз чишмәсенең сихәте турында риваятьләр дә йөри. Күпләр ераклардан килеп дәва алган аннан. Менә шундый данлы чишмәбезне торгызу уе ел башында килде миңа. Телевизордан да мондый игелекле гамәлләр турында еш күрсәтәләр, – ди ул. Башта хыялын беркемгә дә әйтми, чишмә урынын карап йөри, аннан соң гына уллары Илгиз белән Илдуска җиткерә. Башта бераз икеләнеп торсалар да, чишмәне торгызырга булалар һәм җәй уртасында эшне башлап җибәрәләр. Аның барышы үзәгендә булган Сания апа бер мәлне, искиткеч зур эшкә алынганбыз икән, дип куркып та кала. Әмма башлаган халык, Ходай ярдәме белән ахырына җиткерелә. Яңгырлы җәй булса да, иң кирәк вакытта көннәр коры тора, авыл халкы ярдәм кулы суза, аннан күптән чыгып киткәннәр дә үз өлешен кертә.

– Барысына чиксез рәхмәт. Берсе дә гозеребезне кире какмады, хәлдән килгәнчә булышты, чишмәне тизрәк ачарга тырышты. Буадан иптәшләремә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Камил Гыймадиев, Алмаз Фәхретдинов, Алмаз Хәсәнов, ярдәм итмәсә, авырга туры килер, эшне болай тиз башкарып чыгып та булмас иде. Ә әни шундый теләген җиткермәсә, чишмә дә яңадан бәреп чыкмас, авылга ямь биреп торучы бу матур бина да барлыкка килмәс, бүгенге бәйрәм дә булмас иде, – ди Илдус.

Аны ачу тантанасы, чыннан да, кечкенә авыл халкы өчен зур бер бәйрәмгә әверелде. Олысы-кечесе җыелды чишмә янына, аннан читтә яшәүчеләр балалары, оныклары белән кайтты, күрше авыллар халкы да килде. Һәркайсын “Сөембикә” ансамбле дәртле җырлары белән каршы алды. Шәһәрнең “Хаҗилар” мәчете имам-хатыйбы Фәһим хәзрәт Сөләйманов Корьән сүрәләре укудан, чишмә ачуның нинди савалы эш булуы турында сөйләүдән башланган тантана рәхмәт сүзләре, тәбрикләүләр, котлаулар белән дәвам итте. Аларны беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов җиткерде.

– Чишмә дә, аның суын куллану шартлары да яңартылды. Моның өчен иң элек бу эштә башлап йөргән Илдус Илһам улына, аның әнисе Сания апага рәхмәт әйтәсе килә. Бу Сезнең тәрбиягез, куйган көчегез, горурлыгыгыз, – диде Ранис Рәфис улы. Алда торган өлкәннәр көне уңаеннан да котлауларын ирештерде, авыл халкының һәрвакыт шундый бердәм булуын, исәнлектә яшәвен теләде. Илдус Заһидуллинга, Исламетдин Исмәгыйлевкә, Мөсфирә Фәхертдиновага, Данир Гыймадовка Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аннан соң сүз алган Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова да матур теләкләрен әйтеп, чишмә ачу тантанасын оештыруга зур өлеш керткән, авылда үткәрелүче чараларда һәрвакыт башлап йөргән Әлфия Гыймадованы бүләкләде.

Рәсми өлештән соң бәйрәм мул сыйлы табын артында дәвам итте. Зур казанда пылау пеште,самавырда чишмә суы кайнады, уңган хуҗабикәләр өстәлгә күчтәнәч итеп алып килгән сыйларын тезде, чыгышлар, дәртле җырлар дәвам итте. Биредән беркем дә буш кул белән китмәде: эреле-ваклы савытларга чишмә суын тутырды. Мөсфирә апа Фәхертдинова исә балачагы “тәмен” Казанга ук алып китәчәк.

Әлфия Шәрәфетдинова.

 


Нет комментариев