“Заря” агрофирмасының “Мөкерле” бүлекчәсендә дүрт комбайн шул кадәр шикәр чөгендере казый.
Без килгәндә 165 гектарлы икенче кырда эшне бетереп киләләр иде.
2 гектарлысында комбайннар гөрелтесе тынган – исәпсез чөгендер кагатлары гына җәелеп ята. Әле заводка ташый башламаганнар. Чират җиткәнне көтәләр.
– Көннәр коры торганда бу берничә көнлек эш. Иң мөһиме – казып бетерергә, – ди идарәче Фәннур Алимов.
Татлы тамырны алу исә тәүлек буе дәвам итә
Аның әйтүенчә, “Ак Барс” машина-технологик компаниясе комбайнчылары эшне тиз тота. 7дән 7гә кадәр уникешәр сәгать дәвам иткән сменада берсе 10 гектарда чөгендерне җир өстенә чыгара. Татлы тамырны алу исә тәүлек буе дәвам итә. Дүрт комбайн шул рәвешле 80 гектарда эш башкарырга өлгерәләр. Без анда булган арада гына да кагатларга тамыразыкларны берничә тапкыр бушатып киттеләр. Яшь механизатор Ильмир Фәткулловны чак кына озаграк тоткарлануын үтенеп, эш барышы белән кызыксындык.
– Бөртек суктыру комбайныннан чөгендернекенә сентябрьнең тугызларында күчеп утырган идем. Урак озакка сузылды бит быел, шуңа бераз соңрак чыгылды. Шуннан бирле “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар кырларында чөгендер алам. Моңа кадәр Янтуган, Вольнистан, Кырык Садак кырларында эшләдем. Уңыш әйбәт. Җир юеш түгел, техника төзек, – диде ул кыскача гына сөйләп.

Дүртенче елын компаниядә эшләүче Ильмирга бу кырлар яхшы таныш. Янтуган авылыннан булган егет хезмәт юлын агрофирмада башлап җибәргән. Ул кабат буразналар арасына кереп киткәч, әңгәмәбезне Фәннур Алимов белән дәвам иттек. Аның әйтүенчә, яңгырлы урактан соң чөгендер казу җайлырак бара. Уңыш та, былтыргыдан чак кына кимрәк булса да, әйбәт. Тамыразыклар җир өстенә чыгарылып беткән кырда һәр гектардан уртача чыгыш 500 центнер тирәсе тәшкил итә. Монысында да шуңа якын.
Бушап калган кырларны төп эшкәртүне төгәллисе бар
Тиздән комбайннар шавын төягечләр, автомобильләр тавышы алыштырыр, дип көтәләр. Шулай ук бушап калган кырларны төп эшкәртүне төгәллисе бар. Ә 508 гектарда чәчелгән уҗымнар тигез шытымнар биреп, матур гына үсеп киткәннәр. Ул кырларда тукталышлар ясап тормадык. Чөнки әбәт вакыты якынлашып килә иде һәм Фәннур Алимов тәмле сыйлары белән ашчыларны алырга кайтырга ашыкты. Кырда эшләүчеләрне исә биредә дүрт тапкыр ашаталар. Соңгысы төнге сменадагылар өчен кичке унга туры килә.
– Ел саен шулай эшлибез. Авыл хуҗалыгында вакыт белән санашу юк, – ди идарәче.

Сүз уңаеннан районның башка хуҗалыкларында да һава торышы мөмкинлек биргәндә көнне төнгә ялгап эшлиләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 октябрьгә 8749 гектарда игелгән шикәр чөгендеренең 69 проценты җыеп алынды. Җир өстенә барлыгы 346 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр чыгарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 571 центнер тәшкил итә. Фермер хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч 650 центнерга тиң.
Хуҗалыкларда көнбагыш, бөртек өчен кукуруз һәм соя уңышын җыю да дәвам итә. Алар арасында иң зур – 13331 гектарга тиң мәйданны көнбагыш били. Бүгенге көнгә аның 86 проценты суктырылган. Бу эш “Ямбулат”та, "Заря"да һәм “Кыят”та төгәлләнгән, “Алан”да һәм "Бола"да ахырына якынлаша. Әлеге культураның һәр гектардан чыгышы – 20,6 центенр. Әлегә иң зур күрсәткеч “Ямбулат”та. Уртача 25 центнер тәшкил итә.
Бөртек өчен кукурузны һәм сояны нигездә “Авангард” һәм “Заря” агрофирмалары игә. Алар шул чагыштырмада 815 һәм 1138 гектарда игелгән.
Уңышы җыеп алынган кырларны төп эшкәртү бара. Әлеге агрочара барлык мәйданның 69 процентында башкарылган
Нет комментариев