Буа укытучылары җырлаячак. Кайда?
Көн темасы

Буа укытучылары җырлаячак. Кайда?

1 ноябрь көнне Ял үзәгендә "Буача "Җырлыйк әле!" конкурсы үтәчәк. Октябрь аенда Укытучы көне билгеләп үтелгәнгә, анда төп катнашучылар да педагоглар булачак. Бу юлы бәйгедә сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Гөлнара Хәлиева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гүзәл Гыйниятуллина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Венера Гәрәева катнашачак. Алар музыка-уен кораллары ансамбле...

1 ноябрь көнне Ял үзәгендә "Буача "Җырлыйк әле!" конкурсы үтәчәк. Октябрь аенда Укытучы көне билгеләп үтелгәнгә, анда төп катнашучылар да педагоглар булачак. Бу юлы бәйгедә сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Гөлнара Хәлиева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Гүзәл Гыйниятуллина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Венера Гәрәева катнашачак. Алар музыка-уен кораллары ансамбле уйнавы астында астында җырлаячаклар. Бәйге 14 сәгатьтә башлана. Катнашучылар өчен җан атарга барлык буалыларны Ял үзәгендә көтеп калалар.

фото: weburg.net


Нет комментариев