Буада боз сарае кайчан эшли башлаячак?
Уку елы башланганда, дип язган идек спорт мәктәбе администрациясе мәгълүматлары буенча ул ремонтка ябылганнан соң. Уяу укучыларыбыз әлеге сорауга тагын бер кат ачыклык кертүебезне үтенделәр -Заказ биргән җиһазлар шушы көннәрдә Германиядән кайтып җитте. Алдагы ремонт вакытында компрессорларны алмаштырмыйча гына боз катыру җайланмаларын фреонда эшләүгә күчергән идек. Хәзер компрессорлар да алмаштырылачак....
Уку елы башланганда, дип язган идек спорт мәктәбе администрациясе мәгълүматлары буенча ул ремонтка ябылганнан соң. Уяу укучыларыбыз әлеге сорауга тагын бер кат ачыклык кертүебезне үтенделәр
-Заказ биргән җиһазлар шушы көннәрдә Германиядән кайтып җитте. Алдагы ремонт вакытында компрессорларны алмаштырмыйча гына боз катыру җайланмаларын фреонда эшләүгә күчергән идек. Хәзер компрессорлар да алмаштырылачак. Казаннан чакыртылган белгечләр бүгенге көндә аларны урнаштыру белән шөгыльләнә. Җиһазларның эшләнешен тикшереп караганнан соң, бозны катыра башлаячакбыз. Аның һәр каты бер миллиметрлап катырылачак. План буенча бар да әйбәт барса, әле тагын ике атнадан күбрәк вакыт узар, дип көтелә. Аннан соң инде әлбәттә, расписанияләр буенча дәресләр башланачак, - диде директор Айрат Юнысов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев