Буада “Моңлы тамчы” фестивале узды (фоторепортаж)
Көн темасы

Буада “Моңлы тамчы” фестивале узды (фоторепортаж)

Алтынчы тапкыр үткәрелүче фольклор фестивале республиканың 18 районыннан 300гә якын баланы җыйды. Рус, татар, чуаш, удмурт, мордва, мари, керәшен коллективлары йолаларын, гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр.

Башта 24 коллектив, бүленеп, Күл Черкене, Килдураз, Ырыңгы, Адав-Толымбай мәдәният йортларында чыгыш ясадылар, алар әзерләгән чараларда катнаштылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Чара Мәдәни үсеш үзәгендә гала-концерт белән төгәлләнде. Фестивальдә буалы колективлар да катнашты. Эстафета Әлмәт районына тапшырылы.

 

 


Нет комментариев