Буада район ифтар мәҗлесе узды (фоторепортаж)
Көн темасы

Буада район ифтар мәҗлесе узды (фоторепортаж)

30, 31 май көннәрендә Буа-Аланда район ифтар мәҗлесе үтте. Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты рәисе Сәлим Даутов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар. Беренче сүз Илдар Еремеевка бирелде. Ул: "Буалыларны Рамазан ае белән...

30, 31 май көннәрендә Буа-Аланда район ифтар мәҗлесе үтте. Анда район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, район башкарма комитеты рәисе Сәлим Даутов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар.

Беренче сүз Илдар Еремеевка бирелде. Ул: "Буалыларны Рамазан ае белән котлыйм, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Һәр кайсыларыгызга да саулык-сәламәтлек телим", - диде. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләвен җиткерде, Рамазан ае белән котлады. Буа-Аланга җыелган барча халык мул табын артында нәсыйхәтләр тыңлап, сыйланып утырдылар.


Нет комментариев