Район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буада Сабантуй 6 июнь көнне була, көндезге 12 сәгатьтә башлана. Тантаналы өлеше башлану 14 сәгатькә планлаштырлган.
Бәйрәм, елдагыча, “Буа-Алан” мәйданында була. Анда хәзер әзерлек эшләре бара. Шул ук көнне, 6 июньдә, иртәнге 9да Яңа Тинчәле Сабан туена да чакырып калалар.
Кичке Сабантуйга татар эстрадасы “йолдызы” Ришат Төхфәтуллин киләчәк.
Нет комментариев