Буада уракка төштеләр
Районда урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы кереште. "Новый путь", "Үзәк" бүлекчәләрендә көзге бодайны 600 гектарда җыеп алдылар. Бүген "кыр кораблары" "Маяк" һәм "Ырыңгы" бүлекчәләренә күчтеләр. Суктырылган ашлыкны Борындык элеваторына да илтәләр, Кайбыч һәм Яңа Чәчкап авылларындагы бөртек чистарту-киптерү комплекслары аша чыгартып орлыкка да салалар. Элеваторга тапшырылган 600 тонна бодай...
Районда урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы кереште. "Новый путь", "Үзәк" бүлекчәләрендә көзге бодайны 600 гектарда җыеп алдылар. Бүген "кыр кораблары" "Маяк" һәм "Ырыңгы" бүлекчәләренә күчтеләр. Суктырылган ашлыкны Борындык элеваторына да илтәләр, Кайбыч һәм Яңа Чәчкап авылларындагы бөртек чистарту-киптерү комплекслары аша чыгартып орлыкка да салалар. Элеваторга тапшырылган 600 тонна бодай тулысынча 3 класс таләпләренә җавап бирә.
"Коммуна" җәмгыятендә, "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы "Дружба" филиалында да уракка төштеләр. Әлегә бөртекне контроль суктыру иң зур уңышның яңгырлар күбрәк яуган "Дружба" да булуын күрсәтә - һәр гектардан уртача 26 центнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев