Буада Үзәк мәйдан турында сөйләшүләр дәвам итә. Рәсем сәнгате осталары, мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим кертә
Алар фикер алышуга туган якны өйрәнү музеена җыелды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов алар алдына шәһәр үзәгенә үзгәрешләр кертү белән бергә, булдырылачак объектларда ел әйләнәсе үткәреләчәк чараларны да барлау, ягъни мәдәни программа төзү бурычы да куйды. Бу көнне шәһәр үзәгендәге тарихи бинаның – Бурундуковлар йортының беренче катын сәнгать галереясе итү тәкъдиме яңгырады. Катнашучылар анда күргәзмәләр дә, мастер-класслар, очрашулар, кичәләр, романс кичләре дә оештырырга мөмкин булуын әйттеләр. Хәтта бина эченнән чыгып та. Ә рәссамнарның мольберт һәм буяуларын, башка кирәк-яракларны галереядә сакларга була. Мондый чараларга балалар да, өлкәннәр дә тартылыр иде.
Яшьләр өчен Ял үзәге бинасының арткы ягындагы стоянканы урамда кино карау өчен мәйданчык итү теләге бар. Сурәтләрне диварга эленгән зур экраннан карыйсың, ә тавышын машина эчендә радиодулкын аша тыңлыйсың. Бу очрашуда башка фикерләр дә яңгырады. Алар барысы да теркәп барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев