Буадан чираттагы гуманитар ярдәм йөге озатылды
Көн темасы

Буадан чираттагы гуманитар ярдәм йөге озатылды

Бу хакта район башлыгы Ранис Камәртдинов хәбәр итә.

«Безнең ир-егетләребезгә тагын бер гуманитар ярдәм юлладык. Өч йөк машинасы китте. Аларда: җиңел машина, бортлы УАЗ, мотоцикл һәм квадроцикл. Шулай ук заманча БПЛА ачыклау приборлары, элемтә чаралары, оптик прицеллар, шулай ук иң кирәклеләре: азык-төлек, кием-салым һәм, әлбәттә, безнең җылылыкның бер өлеше.

Лисичанск халкы өчен аерым гуманитар йөк әзерләнде.

Болар барысы да уртак көчләр белән тормышка ашырылды: район предприятиеләре, актив гражданнар, студентлар һәм мәктәп укучылары. Чиктә калмаган һәркемгә рәхмәт!

Җыелганны шәхсән илтеп бирәчәк волонтерларыбызга аерым рәхмәт һәм хәер-фатыйха. Сезгә бәхетле юл телибез һәм, әлбәттә, исән-сау өйгә кайтыгыз! – дип язган Ранис Рәфис улы.


 


Нет комментариев