Буага Республика Президенты килде (фоторепортаж)
Көн темасы

Буага Республика Президенты килде (фоторепортаж)

Рөстәм Миңнехановның районга эшлекле визиты өченче чакырылыш Буа муниципаль район Советының 38нче утырышында катнашу белән бәйле.

Утырыш башланганчы ул "Полба-М" җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Директор Марат Фәсхиев 2015 елда оешкан җәмгыятьнең бүгенге көндә җитештерүне 4 тапкырга үстерүе, ике төрдә ярманы, алты төрдә макарон әйберләрен Хабаровсктан алып Калининградка кадәр, хәтта Казахстанга реализацияләүләре, Татарстанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты аша мәктәпләргә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә җибәрелүе турында сөйләде. Шулай ук биредә 11 пайчыны һәм 2 оешманы берләштергән "Буа сөте" авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативы оештырылган. Сөт продуктлары җитештерү цехын апрель-май айларында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Президент шулай ук үзәк дәваханәдә ремонт барышын, мәдәни үсеш үзәге янында һәм холлында оештырылган күргәзмәне карады.

 


Нет комментариев