Буалылар, исегезгә төшерәбез: референдум якынлаша
Аңа бер ай вакыт калып бара - үзара салым буенча референдум, инде хәбәр иткәнебезчә, 19 ноябрьдә булачак. Ул быел шәһәрдә дә узачак. Шәһәрдә теркәләгән 18 яше тулган һәр кешедән киләсе ел дәвамында җан башына 500, авылларда 500дән 700 сумга кадәр акча җыю планлаштырыла. Һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан 4...
Аңа бер ай вакыт калып бара - үзара салым буенча референдум, инде хәбәр иткәнебезчә, 19 ноябрьдә булачак. Ул быел шәһәрдә дә узачак. Шәһәрдә теркәләгән 18 яше тулган һәр кешедән киләсе ел дәвамында җан башына 500, авылларда 500дән 700 сумга кадәр акча җыю планлаштырыла. Һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан 4 сум биреләчәк. Шәһәрдә моңа тротуарлар салу һәм яктырткычлар урнаштыру күздә тотыла. Авыл җирлекләрендә акчаның нинди максатларга тотылуы җыеннарда, очрашуларда хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев