Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буалылар,  18 ноябрьдә үзара салым буенча референдум була! Актив катнашугызны көтәбез!

18 ноябрьдә Буа муниципаль районында гражданнардан үзара салым буенча җирле референдум уза.

 

Анда буалыларны актив катнашырга чакырабыз.  Тавыш бирү өчен шәһәрдә 15, район буенча 56 референдум участогы оештырыла. Алар 7дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Әгәр сез тавыш бирү көнендә  сайлау участогына килә алмасагыз, 14 ноябрьдән алып 17 ноябрьгә, 16 сәгатькә кадәр участок сайлау участокларында срогыннан алда тавыш бирә аласыз. Шулай ук 18 ноябрь  көнне сәламәтлегегез какшау сәбәпле үз сайлау участогыгызга килә алмасагыз, калган гаилә әгъзаларыгыз, күршеләрегез, социаль хезмәткәрегез һәм башкалар аша 14 сәгатькә кадәр үз сайлау участогыгызга язмача яки телдән мөрәҗәгать итә аласыз. Өегезгә китерелгән чакыру кәгазендә сезнең сайлау участогының телефоны  күрсәтелгән. Өйгә килеп тавыш бирү 14 сәгатьтән соң оештырыла.

Буалылар, референдумда сездән зур активлык көтелә.

 

фото "Буа-информ" архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев