Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буаның М. Вахитов исемендәге гимназия укытучысын Мәсгүдә Юнысованы "Татмедиа" бүләкләде

Күптән түгел “Татмедиа” медиахолдигы үзенең язылучылары арасында лотерея уйнатты. Кызыксындыручы бүләккә шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназия укытучысы Мәсгүдә Юнысова ия булды.

Ул узган ел “Чаян” журналының махсус бүләген – үтүк откан иде. Быел исә актив язылучыны “Татмедиа” бүләкләде. Аңа декоратив мендәр һәм холдингның исемле календаре бирелде. Мәсгүдә Мәсгүтовна быел “Мәгариф”, “Сөембикә” журналларына һәм “Байрак” газетасына язылган.

– Мин үзем Арча районыннан. Буага кайтуыма 30 ел. Шуннан бирле “районка”га язылам. Яңалыклар, Буаның күренекле шәхесләре һәм бакчачы киңәшләре турында яратып укыйм. Киләчәктә дә төрле басмаларга язылачакмын. Компьютер яңалыклары минем өчен түгел, - ди актив укучыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев