«Буаның иң яхшы хуҗабикәсе” конкурсы җиңүчесе “Тәмлетамак” кафесында мастер-класс узды (фоторепортаж)
Алдан җиңүче шәһәрдән Екатерина Цыганова конкурста катнашудан алган тәэсирләре белән бүлеште. -Бу бәйге турында беренче "Буа FM" радиосыннан ишеттем, аннан сайтта да бу хакта укыдым да, фотоларымны җимбәрдем. Иң күп тавышны миңа бирделәр. Рәхмәт барысына да. Мине белгәннәр шалтыратып җиңү белән котладылар, - дип сөйләде ул безгә. Баксаң, Екатерина үзе...
Алдан җиңүче шәһәрдән Екатерина Цыганова конкурста катнашудан алган тәэсирләре белән бүлеште.
-Бу бәйге турында беренче "Буа FM" радиосыннан ишеттем, аннан сайтта да бу хакта укыдым да, фотоларымны җимбәрдем. Иң күп тавышны миңа бирделәр. Рәхмәт барысына да. Мине белгәннәр шалтыратып җиңү белән котладылар, - дип сөйләде ул безгә.
Баксаң, Екатерина үзе дә аш-су өлкәсендәге һөнәр иясе икән. Ул - дипломлы кондитер. Бүген ул "Тәмлетамак" кафесы пешекчесе Гөлфирә Юнысова белән чәк-чәк, ә Фәридә Фәхретдинова белән мантый пешерде.
Аннан өч аш-су остасы үзләре пешергән ризыклар белән бергә утырып чәй эчтеләр. Екатеринага бу конкурста катнашкан рәхмәтебезне белдерәбез.
Шулай иң тәмле ризыклар пешерүче "Тәмлетамак" кафесы хуҗабикәсе Фирдания Фәттаховага дә рәхмәтебез зур. Әйтергә онытып торабыз ул безнең җиңүчене эшкә дә чакырды.
"Тәмлетамак"та туйлар, юбилейлар, кичәләр уздырасыгыз килсә, рәхим итегез!
Телефон: 89093098555.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев