Буаның күпкатлы йортында яңа балалар мәйданчыгы куйдылар (+фото)
Ул – шәһәрнең Арефьев урамы 10 номерлы йорт каршында. Монда өч ел буе балалар мәйданчыгы булмаган.
Яңа мәйданчыкны “Мелиоратор” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Мәсгудә Гыйматдинова республика конкурсында откан грант акчасына куйдырган. Йорт буенча өлкән Лилия Рамазанова сүзләренә караганда, алар мондый мәйданчык өчен Мәсгудә Шәрәфулла кызына бик рәхмәтле. Моннан өч ел элек иске мәйданчыкны алгач, өч ел буе балаларга комда гына уйнаганнар. Хәзер таганда атыналар, тауда шуалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев