«Буинск-информ» җитәкчесе Лилия Котельникова хат ташучыларны бүләкләде (+фото)
Көн темасы

«Буинск-информ» җитәкчесе Лилия Котельникова хат ташучыларны бүләкләде (+фото)

Алар - «Байрак» (»Знамя», «Ялав») район газетасын яздыруда иң күп өлеш керткән хат ташучылар.

 

Шәһәрдән - Гөлнара Кадыйрова, Гөлия Хатәмова, Вольнистан авылыннан - Энҗе Камалетдинова, Яңа Тинчәледән - Әлфия Сафиуллина, Ырыңгыдан - Галина Салабайкина, Иске Тинчәледән - Римма Гильманова.

Лилия Ленар кызы хат ташучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырып, киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итәргә, район газетасы укучыларын арттыру өстендә бергәләп эшләргә чакырып, аларга изге теләкләрен җиткерде.


Нет комментариев