Чуаш Киштәгендә авыл Советы бинасы ачылды (+ фото)
Ул авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылды. Чуаш Киштәге авылы халкының шатлыгын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да уртаклаштылар. Авыл җирлеге башлыгы Иван Павлов яшәүчеләр исеменнән җитәкчеләргә һәм бинага капиталь ремонт үткәргән “СтройГарант” төзүчеләренә рәхмәтен җиткерде. Әлеге бинада почта бүлекчәсе һәм полициянең участок вәкиле бүләмәсе дә урын алган. Алар бу авылда яшәүче 650дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтәләр.
Марат Җаббаров әйтүенчә, капиталь төзекләндерү эше алга таба да дәвам итәчәк. Өч елда барлыгы өч авыл җирлеге бинасы ремонтланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев