“Коммуна” сыер савучылары бүген эшкә көймәдә барды (+ фото)
Моңа көчле яңгырлар аркасында Зөядә су күтәрелү һәм Килдураз авылы янындагы күпер су астында калу сәбәпче. Мөгезле эре терлекләрнең җәйге лагеренда эшләүчеләрне һәм сыер савучыларны елганың икенче ярына 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылар көймәдә ташыдылар. Алар иртәнге 4 сәгатьтән эшли башлап, 5.40 сәгатькә 23 хезмәткәрнең барысын да аргы якка...
Моңа көчле яңгырлар аркасында Зөядә су күтәрелү һәм Килдураз авылы янындагы күпер су астында калу сәбәпче. Мөгезле эре терлекләрнең җәйге лагеренда эшләүчеләрне һәм сыер савучыларны елганың икенче ярына 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылар көймәдә ташыдылар. Алар иртәнге 4 сәгатьтән эшли башлап, 5.40 сәгатькә 23 хезмәткәрнең барысын да аргы якка чыгардылар. Бу вакытка күпер өстеннән су 110 сантиметрга күтәрелгән иде. Ул әлегә кимеми. Коткаручылар кизү торуларын дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев