“Март мәчесенең оригиналь фотосы” конкурсының җиңүчесе билгеле!
Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан...
Конкурс кичә 12 сәгатьтә тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча иң күп сандагы - 614 "лайк"ны Рич атлы мәче җыйды (хуҗасы - Буадан Раилә Булатова). Аңа беренче урынны бирәбез. Бүләк артыннан Рич үзе дә алып килә алса, бик әйбәт булыр иде. 464 "лайк" җыеп, икенче урынны яулаган Рэй кушаматлы мәче (хуҗасы Буадан Зилә Шәйхаттарова) кызыксындыру бүләгенә ия. Рэйның фотосы "Байрак" газетасына урнаштырылачак һәм 1 апрель - Көлке көне уңаеннан газета укучылар аңа кызыклы шигырьләр, комментарийлар уйлап табарга тиеш булачак.
Сайтны укучыларыбыз! Алдагы конкурсларда ялган "лайк" җыю турында ризасызлык белдерүчеләр күп булды. Бу юлы да шундый сүзләр булды. Килешегез, ялган аккаунтлардан тавыш бирү ул башка конкурсантларга һәм безгә, бәйгене оештыручыларга, карата да гадел түгел. Киләсе конкурсларда әлеге символ
астында тавыш бирүчеләре булса, бәйгедә катнашучыны автомат рәвештә төшереп калдырачакбыз, Аккаунт реаль булырга тиеш. Килештекме!
Безнең сайтта калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев