Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның беренче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда Янтуган авылы мәктәбенең биология укытучысы Вәсилә Арифуллина - 38, сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Луиза Бакунина - 172, 1 номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Вахитова, - 315, 2 номерлы лицей-интернатның математика укытучысы Венера...
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның беренче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда Янтуган авылы мәктәбенең биология укытучысы Вәсилә Арифуллина - 38, сәләтле балалар өчен лицей-интернат укытучысы Луиза Бакунина - 172, 1 номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Вахитова, - 315, 2 номерлы лицей-интернатның математика укытучысы Венера Гафурова - 481, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Габитова - 128 "лайк" җыйды. Венера Гафурова әлеге этапның җиңүчесе булды.
Икенче этапта шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Газизова, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гыйниятуллина, Иске Суыксу авылы мәктәбе укытучысы Илсөяр Җаббарова, 2 номерлы лицей укытучысы Гүзәлия Җәләлова, шәһәрнең 5 номерлы гимназиянең инглиз теле укытучысы Гүзәл Иванова катнашалар.
Тавыш бирү 2 октябрь көнне көндезге 12 сәгатьтә тәмамланачак.
Яраткан педагогыгыз өчен тавыш бирегез!!!
Нет комментариев