Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Районда гриппка каршы вакциналашу кампаниясе бара

Бүгенге көнгә дәваханәгә 6 мең данәдә вакцина кайтарылган.

 

Үзәк дәваханәнең табиб-эпидемиологы Резедә Җәләлова сүзләренә караганда, районда “грипп” диагнозы куелган очраклар юк, бары ОРЗ һәм ОРВИ гына. Ел башыннан 1080 кеше чирләгән. Авыруның көзге сезоны август аенда ук башланган.

– Быел грипп августтан алып март аена кадәр барыр, дип фаразлыйбыз. Салкын тию симптомнары белән килүчеләрне ОРВИмы, әллә коронавирусмы икәнен ачыклар өчен тест үткәрәбез. Шул рәвешле генә кешегә ОРВИ яки ковид диагнозы куела, - диде Резедә Вадимовна.

Табиб грипп, коронавирус белән көрәшүнең төп юлы – вакцинацияләү, ди. Ул  район халкын шәһәрнең 2 номерлы поликлиникасына прививкалау кабинетына чакыра.

Моннан тыш, табиб иммунитетны ныгыту юлларын әйтте. Күбрәк С витамины кергән ризыклар – әфлисун, мандарин, киви, карлыган кайнатмасы, укроп һәм башкалар. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару да зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев