Санагыч күрсәткечләрен кабат дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша җибәреп була
Көн темасы

Санагыч күрсәткечләрен кабат дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша җибәреп була

Әлеге функция яңадан эшли башлады.

 

Фото  Татар-информ

 

 

 

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләрне  өйдән торып кына онлайн-сервис аша башкарырга өйрәнеп җиттек һәм  моның  гаять рәхәт булуын да аңладык. Шунда ук санагыч приборлар  күрсәткечләрен җибәрәсең, шунда ук айлык түләүне башкарып куясың.

Әмма бер ай чамасы элек дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында ЖКХ түләүләре бүлегендә санагычлар күрсәткечләрен җибәреп булмый башлады.  Әлеге саннарны үз вакытында һәм даими җибәрмәсәң, хезмәтчелекләр куллануны өч ай дәвамында уртача күрсәткеч, аннары норматив буенча саный башлыйлар. Шуңа күрә дә кулланучылар күрсәтечләрне үз вакытында җибәрүгә дә гаять җитди карый.  Әлбәттә, әлеге функция эшләми башлагач,  дәүләт хезмәт күрсәтүләре аша җибәрүчеләр азрак аптырашта калды. Хәбәр итәбез: хәзер санагыч приборлардагы саннарны кабат дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша җибәреп була.

Әлеге айга якын күрсәткечләрне бирү мөмкинлеге булмау системада техник сәбәпләр аркасында гына килеп чыкты. Хәзер барысы да җайлашты, - ди “Татэнергосбыт”  АҖ филиалы Буа бүлекчәсенең  халык белән эшләү бүлеге начальнигы Әсхәт Мирсеидович Алимов.  Шул ук вакытта ул күрсәткечләрне тапшыруның  альтернатив юллары барлыгын да искәртте.

Мәсәлән, “Татэнергосбыт” АҖдә теркәлгән шәхси кабинет аша. Моның өчен  аның кушымтасында лицевой исәп номерыгыз һәм фамилиягез буенча теркәлергә кирәк булачак. Аннары, шәхси кабинетта “Күрсәткечләр” вкладкасы буенча кереп, ай саен саннарны кертергә һәм саклап куярга була.  

Шулай ук күрсәткечләрне түләү кәгазендәге лицевой номер буенча tatenergosbyt.ru сайты аша да җибәрергә була. Моның өчен  сайтны ачып, “Күрсәткечләрне онлайн җибәрергә” төймәсенә басасыз һәм лицевой исәбегезне һәм санагыч күрсәткечләрен кертәсез.

Гадәттә җибәрелгән күрсәткечләр ай саен теркәлеп тә бара.  Иң мөһиме - исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен һәр айның 25нче числосына кадәр  җибәрергә кирәк.

Илсөяр Мөхәммәтҗанова.


Нет комментариев