Татарстан Президенты, республикада фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү указына кул куйды
Көн темасы

Татарстан Президенты, республикада фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү указына кул куйды

Искәртеп үтик, Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә 13 кеше һәлак булды, тагын 15е зыян күрде. (Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды. "2017 елның 2 июлендә Татарстанда Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашып,...

Искәртеп үтик, Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә 13 кеше һәлак булды, тагын 15е зыян күрде.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды.

"2017 елның 2 июлендә Татарстанда Зәй районында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашып, карар кылам:
1. 2017 елның 2 июлендә Татарстан Республикасында матәм көне итеп игълан итәргә.
2. Татарстан Республикасында матәм көнендә Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт байракларын төшерергә.
3.Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә матәм көнендә күңел ачу чараларын үткәрмәскә киңәш итәргә.
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә", диелгән документ текстында.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев