Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Буадан хәрбиләргә яңа партия ярдәм китте
Көн темасы

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Буадан хәрбиләргә яңа партия ярдәм китте

Бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче буалыларга ярдәм йөзеннән гуманитар йөк озатылды.

 

Бу район халкының бердәмлеген һәм берләшкәнлеген тагын бер кат раслаучы вакыйга булды.

Йөк составына беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм озак саклана торган азык-төлекләр керде. Техник җиһазлауга аерым игътибар бирелде: СВО катнашучыларына автомобильләр, автомобиль шиннары, шулай ук позицияләрне һәм блиндажларны җиһазлау өчен кирәкле төзелеш материаллары тапшырылды. Сакчыларның көнкүрешен һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен медикаментлар, йокы капчыклары, кием-салым һәм башка мөһим әйберләр җыелды.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов ярдәм җыю һәм әзерләүдә катнашкан һәр кешегә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

— Нәкъ менә җирдәшләребезнең битараф булмавы — аларның хезмәте, акчалата ярдәме һәм шәхси өлешләре нәтиҗәсендә мондый кирәкле йөкләрне формалаштырып була, — диде Ранис Рафисович.

Җыелган барлык ярдәм якын арада сугышчыларга тапшырылачак.


Нет комментариев