Батыр” спорт мәктәбендә иң яшь футболчылар очрашты
Биредә 2006-2007 елларда туган ир балалар арасында мини-футбол буенча районара турнир узды. Биш команда арасында барган киеренке көрәштә җиңүне "Батыр" спорт мәктәбеннән Радик Садыйков шәкертләре яулады. Икенче урынны Тәтештән килгән яшь футболчылар алды. Өченчедә - Александр Степанов җитәкчелегендәге Кыят командасы. 2 номерлы лицей укучылары Илназ Алиев, Алмаз Әхмәтҗанов, Фаил Шәрәфиев,...
Биредә 2006-2007 елларда туган ир балалар арасында мини-футбол буенча районара турнир узды. Биш команда арасында барган киеренке көрәштә җиңүне "Батыр" спорт мәктәбеннән Радик Садыйков шәкертләре яулады. Икенче урынны Тәтештән килгән яшь футболчылар алды. Өченчедә - Александр Степанов җитәкчелегендәге Кыят командасы. 2 номерлы лицей укучылары Илназ Алиев, Алмаз Әхмәтҗанов, Фаил Шәрәфиев, 1 номерлы мәктәптән Имиль Бәдретдинов иң яхшы уенчылар булып танылдылар. Аларга һәм җиңүчеләрг кубокларны, медальләрне, барлык катнашучыларга Мактау грамоталарын спонсор - "Стальком" җитәкчесе Марат Бәдретдинов тапшырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев