Буада “Физкультурачы көне” спорт бәйрәменә әверелде (фоторепортаж)
Бүген "Батыр" спорт мәктәбендә район күләмендә "Физкультурачы көне" билгеләп үтелде. Анда төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр стритболда, мини футболда, өстәл теннисы уеннарында, ГТО нормаларын үтәүдә көч сынаштылар. Район башкарма комитеты житәксесенең спорт һәм туризм бүлеге белгече Гөлия Козырева, "Батыр" мәктәбе директоры Ленар Вәлиуллин барысын да бәйрәм белән котлап, ярышларда катнашучыларга...
Бүген "Батыр" спорт мәктәбендә район күләмендә "Физкультурачы көне" билгеләп үтелде. Анда төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр стритболда, мини футболда, өстәл теннисы уеннарында, ГТО нормаларын үтәүдә көч сынаштылар. Район башкарма комитеты житәксесенең спорт һәм туризм бүлеге белгече Гөлия Козырева, "Батыр" мәктәбе директоры Ленар Вәлиуллин барысын да бәйрәм белән котлап, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр. "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән берлектә "Без сәламәт. Кушылыгыз." девизы астында узды ул бәйрәм.
Өстәл теннисы кызганнан кызды
ГТО нормаларын үтәделәр
Стритболда җиңүчеләр
Футболда тренерлар Ринат һәм Радик Садыйковлар командалары җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев