Буада “Локомотив” хоккей клубы истәлегенә турнир узды (+ фото, видео)
Ул моннан биш ел элек фаҗигале төстә һәлак булган хоккейчыларны бер минут тынлык искә алу белән башланды. Аннан ирләр командалары арасында турнирга старт бирелде. Анда Буадан, Апастан һәм Ульяновсктан биш команда көч сынады. Киеренке көрәштә Алмаз Хәсәновтан, Федор Чаминнан, Олег Игошиннан, Ринат Сираҗиевтан, Алмаз Сираҗиевтан, Айрат Сираҗиевтан, Камил Вәлиевтән, Илнар...
Ул моннан биш ел элек фаҗигале төстә һәлак булган хоккейчыларны бер минут тынлык искә алу белән башланды. Аннан ирләр командалары арасында турнирга старт бирелде. Анда Буадан, Апастан һәм Ульяновсктан биш команда көч сынады. Киеренке көрәштә Алмаз Хәсәновтан, Федор Чаминнан, Олег Игошиннан, Ринат Сираҗиевтан, Алмаз Сираҗиевтан, Айрат Сираҗиевтан, Камил Вәлиевтән, Илнар Мөхәммәтҗановтан, Дамир Салиевтан, Диаз Шәриповтан, команда капитаны Рифат Батыровтан торган "Буа-1" командасы җиңү яулады һәм күчмә Кубокка ия булды. Икенче урында шулай ук буалылар - "Буа-2" командасы. Аның составында Дмитрий Базулин, Дмитрий Пантелеев, Марат Таҗетдинов, Артем Михайлов, Вадим Еремеев, Эрик Гайнуллин, Рашид Исхаков, команда капитаны Иван Масленцев уйнадылар. Өченче урынны Ульяновсктан килгән "Шквал" яулады. Призлы урыннарны алучыларга һәм иң яхшы уенчыларга кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
Видео с Ютуба
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев