Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буада Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышында иң җитезләр ачыкланды (фоторепортаж)

Тумышы белән Адав-Толымбайдан булган чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы, бик күп спорт осталары тәрбияләгән Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары якшәмбе көнне узды. Якташыбыз исемен йөрткән яктыртылган трассага ул көнне Буадан гына түгел, читтән дә иң көчле чаңгычылар җыелды. Ир-егетләр 10, хатын-кызлар 5 километрга узыштылар. Танылган чаңгычының улы Айдар акчалата...

Тумышы белән Адав-Толымбайдан булган чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы, бик күп спорт осталары тәрбияләгән Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгы ярышлары якшәмбе көнне узды. Якташыбыз исемен йөрткән яктыртылган трассага ул көнне Буадан гына түгел, читтән дә иң көчле чаңгычылар җыелды. Ир-егетләр 10, хатын-кызлар 5 километрга узыштылар. Танылган чаңгычының улы Айдар акчалата бүләкләрне беренче алты урынны алучыларга әзерләгән, аларга һәм катншучыларга вымпеллар, әтисенең фотосы төшерелгән бокаллар да өләште. Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе дә бүләкләде. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Сабирҗан Нәфыйковның укучысы, спорт остасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында чаңгычылар тәрбияләүче Ания Галимуллина яулады. Икенчедә - Югары Лашчы мәктәбеннән Екатерина Никонорова, өченчедә - лицей-интернаттан Регина Әбелханова. 4-6 урыннарны шулай ук лицей-интернаттан Алинә Гафурова, Буадан Галина Дементьева, Тәтештә белем алучы Кристина Григорьева алдылар. Ир-егетләр арасында беренче һәм өченче урыннарда - архитектура-төзелеш университеты студентлары Илмир Йосыпов һәм Игорь Ходателев, икенчедә - буалы Алмаз Бикмуллин. Аннан соң финиш сызыгын казанлы студентларның укытучысы Илгизәр Сазгетдинов, буалы Сергей Батин, Тәтештә белем алучы Станислав Захаров уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев