Буалы Динар солдатта да сынатмый
2016 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылган укучым Динар Сөнгатуллин Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүчеләр арасында армия кул сугышы буенча узган Россия чемпионатында өченче урын яулады һәм укытучысын бик шатландырды, - дип хәбәр итте безгә каратэ буенча тренер Ринат Хәсәнов. Хәер, егетнең моңа кадәр дә уңышлары күп иде. Ул каратэ буенча...
2016 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылган укучым Динар Сөнгатуллин Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүчеләр арасында армия кул сугышы буенча узган Россия чемпионатында өченче урын яулады һәм укытучысын бик шатландырды, - дип хәбәр итте безгә каратэ буенча тренер Ринат Хәсәнов. Хәер, егетнең моңа кадәр дә уңышлары күп иде. Ул каратэ буенча 2 дан кара билбау иясе, Татарстан Республикасы, Мари Эл чемпионы, Ульяновск шәһәренең һәм өлкәсенең абсолют чемпионы, таэквонда буенча Идел буе Федераль округының, каратэ буенча Россиянең бронза призеры, каратэ буенча спорт остасына кандидат. Бүген ул Россия Хәрби Көчләре чемпионатына әзерләнә. Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев