Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Спорт

Буалы каратэчылар кабат җиңүчеләр арасында (+фото)

Ринат Хәсәнов шәкертләре бу юлы 29-30 октябрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә унынчы "Непобедимая держава" сугыш сәнгате спартакиадасы кысаларында косики каратэ буенча узган Идел буе федераль округы Чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышка ирештеләр. М. Вахитов исемендәге гимназиянең 3 сыйныф укучысы Данила Смирнов һәм 4 сыйныф укучысы Рәсим Фәсхетдинов өченче урын алдылар. Рәсимнең сыйныфташлары...

Ринат Хәсәнов шәкертләре бу юлы 29-30 октябрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә унынчы "Непобедимая держава" сугыш сәнгате спартакиадасы кысаларында косики каратэ буенча узган Идел буе федераль округы Чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышка ирештеләр. М. Вахитов исемендәге гимназиянең 3 сыйныф укучысы Данила Смирнов һәм 4 сыйныф укучысы Рәсим Фәсхетдинов өченче урын алдылар. Рәсимнең сыйныфташлары Азамат Хәсәнов дүртенче, Рамазан Исхаков алтынчы булдылар. Гомум команда нәтиҗәләре буенча буалылар өченче урында. Ә быел әлеге бәйгедә катнашучылар аеруча күп булган - барлыгы 6000 гариза алынган. Спортчылар Россиянең 27 регионыннан һәм Белоруссиядән, Төрекмәнстаннан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Әзербайҗаннан, Луганск һәм Донецк республикаларыннан җыелганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев