Буалы спортчылар “Авыл яшьләре” уеннарына юл алды
Быел тугызынчы "Авыл яшьләре" җәйге авыл спорт уеннары Мамадышта уза. 29 июньдә старт алган һәм 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк бәйгеләрдә республиканың 43 районыннан 1,5 мең тирәсе кеше катнашыр дип көтелә. Буалылар 70кә якын кешелек делегация белән барачаклар. Бер төркем спортчылар анда көчләрен сыныйлар инде. Бүген уеннарга туристлык күптөрлелек, спорт...
Быел тугызынчы "Авыл яшьләре" җәйге авыл спорт уеннары Мамадышта уза. 29 июньдә старт алган һәм 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк бәйгеләрдә республиканың 43 районыннан 1,5 мең тирәсе кеше катнашыр дип көтелә. Буалылар 70кә якын кешелек делегация белән барачаклар. Бер төркем спортчылар анда көчләрен сыныйлар инде. Бүген уеннарга туристлык күптөрлелек, спорт гаиләләре, өстәл теннисы буенча һәм башка ярышларда катнашучылар киттеләр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары тарафыннан үткәреләче әлеге авыл яшьләре уеннарында механизаторлар һәм сыер савучылар да көчләрен сынаячаклар. Ә барлыгы ул 16 спорт төре буенча уза. Буа командасына җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев