Буалы волейболчы ир-егетләр оста уенчылар (+фото)
Үткән атна ахырында алар моны "Спартак" физкультура-спорт җәмгыяте кубогына ярышларда расладылар. Безнекеләр анда авыл районнарыннан иң көчлеләрнең берсе буларак чакырылган иде. Алар көчләрен зона бәйгеләрендә җиңеп чыккан Казаннан ике һәм Әлмәт командалары белән сынадылар. Нәтиҗәдә әйләнеш системасы белән барган уенда буалылар ике очрашуны 2:0 исәбе белән отып, финалда Казанның "Татнефтепродукт"...
Үткән атна ахырында алар моны "Спартак" физкультура-спорт җәмгыяте кубогына ярышларда расладылар. Безнекеләр анда авыл районнарыннан иң көчлеләрнең берсе буларак чакырылган иде. Алар көчләрен зона бәйгеләрендә җиңеп чыккан Казаннан ике һәм Әлмәт командалары белән сынадылар. Нәтиҗәдә әйләнеш системасы белән барган уенда буалылар ике очрашуны 2:0 исәбе белән отып, финалда Казанның "Татнефтепродукт" командасы белән очраштылар. Аларга 1:2 исәбе белән оттырып икенче урын яуладылар.
- Ике ел рәттән әлеге бәйгедә өченче булган идек, - ди тренер Марат Вәлиуллин. Нигездә Адав-Толымбай авылы егетләреннән торган команда шушы көннәрдә Минзәләгә авыл районнары арасында үткәрелүче ин көчлеләр кубогы ярышларына юл алачак. Анда хатын-кызлар командасы да катнаша.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев