Буалы волейболчылар кабат финалда (+фото)
Составында Адав-Толымбайдан әтиле-уллы Марат һәм Эдуард Вәлиуллиннар, бертуган Айдар һәм Альберт Саттаровлар, Илнур Хөсниев, Рөстәм Абдуллаев, Карлыдан Рәфис Ахунов, Буадан Фәнил Абдрахманов һәм Анна Архипова булган Буа командасы өченче тапкыр авыл районнары арасында Татарстанның волейбол федерациясе президенты кубогына ярышларның финалына чыкты. Алар 29 августта Казанның Волейбол үзәгендә Мамадыш, Алексеевск, Саба...
Составында Адав-Толымбайдан әтиле-уллы Марат һәм Эдуард Вәлиуллиннар, бертуган Айдар һәм Альберт Саттаровлар, Илнур Хөсниев, Рөстәм Абдуллаев, Карлыдан Рәфис Ахунов, Буадан Фәнил Абдрахманов һәм Анна Архипова булган Буа командасы өченче тапкыр авыл районнары арасында Татарстанның волейбол федерациясе президенты кубогына ярышларның финалына чыкты. Алар 29 августта Казанның Волейбол үзәгендә Мамадыш, Алексеевск, Саба командаларына каршы уйнаячак. Быел җиңү яулауларын телибез. Ә алдагы елларда икенче һәм өченче булганнар иде. Бәйгенең бүләкләре саллы - беренче урынга спорт кирәк-яраклары алу өчен 100 мең сумлык, икенчегә - 70 мең сумлык һәм өченчегә 50 мең сумлык сертификат тапшырылачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев