Буалы яшүсмерләр бадминтон буенча Россия беренчелегеннән көмеш һәм бронза медальләр белән кайттылар (+фото)
Буаның Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучысы Булат Сәйфуллин һәм Әлки мәктәбеннән Илназ Гыйниятуллин бар халык бәйрәмгә әзерләнгән һәм күңел ачканнар көннәрдә Саратов шәһәрендә бадминтон кырында тир түгеп медальләр яуладылар. Илназ берәрләп разрядта бронза, ә Булат белән парлап көмеш медальләр алдылар. һәм аларга Россия спорт министры Виталий Мутко имзалаган Мактау...
Буаның Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укучысы Булат Сәйфуллин һәм Әлки мәктәбеннән Илназ Гыйниятуллин бар халык бәйрәмгә әзерләнгән һәм күңел ачканнар көннәрдә Саратов шәһәрендә бадминтон кырында тир түгеп медальләр яуладылар. Илназ берәрләп разрядта бронза, ә Булат белән парлап көмеш медальләр алдылар. һәм аларга Россия спорт министры Виталий Мутко имзалаган Мактау грамоталары да тапшырылды. Егетләрне уеннарга "Яшьлек" спорт мәктәбе тренеры, Булатның әтисе Линар Сәйфуллин әзерләде.
Көндәшләр дә гади түгел иде, кайсы спорт остасы, кайсының зур җиңүләре бар, ә "исемсез" буалы егетләр аларны ота-ота пьедесталга җиттеләр һәм үзләренә киләсе елда узачак Россия чемпионатына юллама тәэмин иттеләр. Ә ул бәйге Европа чемпионатына әзерлек кысаларында оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев