Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буаның иң җитез чаңгычылары кемнәр? (фоторепортаж)

Аларны "Сәламәтлек" спартакиадасының чираттагы бәйгесендә ачыкладылар. Беренче көнне Наратлык урманындагы чаңгы юлына шәхси беренчелектә ярышучылар чыкты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километрда узыштылар. Шәһәрлеләрдән Татьяна Җәләлетдинова (БУЭС), Алсу Таҗетдинова (администрация), Светлана Тарасова (Буа машина төзү заводы), Сергей Батин, Сергей Гришин ("Буа газы"), Игорь Мамкин (МЧС), авыл җирлекләреннән Галина Дементьева (Зур Фролово),...

Аларны "Сәламәтлек" спартакиадасының чираттагы бәйгесендә ачыкладылар. Беренче көнне Наратлык урманындагы чаңгы юлына шәхси беренчелектә ярышучылар чыкты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километрда узыштылар. Шәһәрлеләрдән Татьяна Җәләлетдинова (БУЭС), Алсу Таҗетдинова (администрация), Светлана Тарасова (Буа машина төзү заводы), Сергей Батин, Сергей Гришин ("Буа газы"), Игорь Мамкин (МЧС), авыл җирлекләреннән Галина Дементьева (Зур Фролово), Галина Никонова (Югары Лашчы), Эльвира Гәрәева (Адав-Толымбай), Владимир Захаров (Югары Лашчы), Инсаф Гыймалетдинов (Татар Буасы), Илнар Сәйфетдинов (Адав-Толымбай) 1-2-3нче урыннар алдылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча шәһәрлеләр арасында беренчедә - БУЭС, икенчедә - шикәр заводы, өченчедә - "Буа газы", авыллардан - Адав-Толымбай, Югары Лашчы һәм Зур Фролово. Икенче көнне узган, икешәр хатын-кыз һәм икешәр ир-егет 2шәр километрда узышкан эстафетада да беренчелек өчен шушы командалар ук көрәште. Ә урыннар түбәндәгечә булды - "Буа газы", БУЭС, шикәр заводы һәм Югары Лашчы, Адав-Толымбай, Зур Фролово.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев