Быел хоккей буенча дөнья чемпионы кемнәр булачак? Буалылар фаразы
Бүген кич 21 сәгать 45 минутта хоккей буенча дөнья чемпионатының финалы була - чемпион кубогы өчен Россия һәм Канада җыелма командалары көч сынашачак. Исәп ничек булачак, җиңү кемгә елмаячак бүгенге матч турында буалыларның фаразлары нинди? Менә, берничә кешенең фикере. Ә Сез ничек уйлыйсыз? Вазыйх Садыйков. Карлы авылы: - Күңелем белән...
Бүген кич 21 сәгать 45 минутта хоккей буенча дөнья чемпионатының финалы була - чемпион кубогы өчен Россия һәм Канада җыелма командалары көч сынашачак. Исәп ничек булачак, җиңү кемгә елмаячак бүгенге матч турында буалыларның фаразлары нинди? Менә, берничә кешенең фикере. Ә Сез ничек уйлыйсыз?
Вазыйх Садыйков. Карлы авылы:
- Күңелем белән бик теләсәм дә, бүген безнекеләрнең җиңә алуына шикләнәм. Канада командасы быел аеруча көчле. Кичә дә безнекеләр америкалылар белән соңгы периодта гына чынлап уйнадылар. Безнең саклаучылар мактарлык түгел. Ә бүген исәп канадалылар файдасына 4 : 2 булыр, дип уйлыйм. Күңел, билгеле, безнекеләрнең җиңүен тели.
Рәис Якупов. Буа шәһәре:
- Безнекеләр җиңәчәк, тик голлар күп булмас. Знарок командасы көчле.
Илдар Әхмәдуллин. Татар Буасы авылы:
- Россия командасы тәгаен отачак. Баштагы уеннарда безнекеләр авыр уйнады. Әмма соңгы ике матчта нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә Овечкин уены ошады.
Ленар Әхмәтҗаноа. Васильевка бистәсе:
- Канада уенчылары безнекеләрне көч кулланырга этәрергә тырышачаклар. Мондый провокацияләргә бирешмәсеннәр иде, Шул чакта без отабыз.Безнең потенциал бар. Исәп безнекеләр файдасына 3 :2 булыр дип торам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев