Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгычыларга старт бирелде

Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 10 гыйнвар көнне Наратлыкта чаңгы ярышлары узды. Анда 200дән күбрәк кеше җитезлек сынады. 4-7 сыйныфлар укучылары арасында барлык призлы урыннарны Югары Лашчы мәктәбе укучылары - Данил Сидоров, Рәсим Сәгъдиев, Александр Смирнов, Екатерина Никанорова яуладылар. 8-11 сыйныфлардан пьедесталга шушы ук мәктәптән Динар Низамов, Максим Смолин, Руслан...


Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 10 гыйнвар көнне Наратлыкта чаңгы ярышлары узды. Анда 200дән күбрәк кеше җитезлек сынады.
4-7 сыйныфлар укучылары арасында барлык призлы урыннарны Югары Лашчы мәктәбе укучылары - Данил Сидоров, Рәсим Сәгъдиев, Александр Смирнов, Екатерина Никанорова яуладылар. 8-11 сыйныфлардан пьедесталга шушы ук мәктәптән Динар Низамов, Максим Смолин, Руслан Гомәров, Анна Казначеева, Кристина Григорьева һәм 2 номерлы лицейдан Гүзәл Галиева күтәрелделәр. Студентлардан иң яхшы нәтиҗәләрне Олег Петухов, Алексей Андреев, Станислав Захаров күрсәттеләр. Оешма-предприятиеләр хезмәткәрлә-ре арасында "Буа газы"ннан Сергей Батинга, Сергей Гришинга, Илсур Халитовка, спорт ветераннары арасында Инсаф Гыймалетдиновка, Рәшит Камәретдиновка, Валерий Рубцовка тиңнәр булмады.
Иртәгә, 17 гыйнварда Наратлык чаңгы юллары чаңгы спортын сөючеләрне - мәктәпләр, урта-махсус, югары уку йортлары укучыларын, оешма-предприятиеләр вәкилләрен, спорт ветераннарын чираттагы бәйгегә чакыра. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар өчен дистанция - 3, ир-егетләргә 6 километр. Ярышларга 12 сәгатьтә старт бирелә. Көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 10 гыйнвар көнне Наратлыкта чаңгы ярышлары узды. Анда 200д...