Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Спорт

Иң көчле чаңгычыларны салкын куркытмады (фоторепортаж)

СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары февральнең иң суык көннәренең берсендә Наратлык урманында узды. Анда катнашкан иң көчлеләр 5 һәм 10 километрга узыштылар. Җитезлекләрен Казаннан һәм Тәтештән килгән спортчылар да сынады. Безнекеләрдән төрле яшь категорияләрендә пьедесталга 5 километрлы дистанциядә Югары Лашчыдан Светлана Сайкина, Елизавета Казначеева, Буадан...

СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары февральнең иң суык көннәренең берсендә Наратлык урманында узды. Анда катнашкан иң көчлеләр 5 һәм 10 километрга узыштылар. Җитезлекләрен Казаннан һәм Тәтештән килгән спортчылар да сынады. Безнекеләрдән төрле яшь категорияләрендә пьедесталга 5 километрлы дистанциядә Югары Лашчыдан Светлана Сайкина, Елизавета Казначеева, Буадан Виолетта Кириллова, Ләйсән Гайнетдинова, Елена Батина, Адав-Толымбайдан Әлфия Җаббарова, 5 номерлы гимназия укытучысы Татьяна Иванова, Николай Ишуков һәм 10 километрлы дистанциядә Сергей Батин күтәрелделәр. Җиңүчеләргә танылгын якташыбызның улы Айдар 3 мең сум, 2 мең сум һәм 1 мең сум күләмендә акчалата призлар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев