Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Спорт

Иң оста йөзүчеләр, чаңгычылар – Адав-Толымбайда

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Спартакиада дәвам итә. Үткән атнада командалар йөзүдә һәм чаңгы ярышында иң җитезләрне ачыкладылар. Авыллар арасында Адав-Толымбай спортчыларына тиңнәр булмады. Йөзүдә икенче урынны Татар Буасы, өченчене Ырыңгы командалары алды. Ырыңгылар чаңгы буенча да сынатмадылар - икенче булдылар. Монда өченчелек Күшке командасында. Шәһәр оешма-предприятиеләреннән ике бәйгедә дә...


Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Спартакиада дәвам итә. Үткән атнада командалар йөзүдә һәм чаңгы ярышында иң җитезләрне ачыкладылар. Авыллар арасында Адав-Толымбай спортчыларына тиңнәр булмады.
Йөзүдә икенче урынны Татар Буасы, өченчене Ырыңгы командалары алды. Ырыңгылар чаңгы буенча да сынатмадылар - икенче булдылар. Монда өченчелек Күшке командасында.
Шәһәр оешма-предприятиеләреннән ике бәйгедә дә Буа электр челтәрләре, шикәр заводы командалары пьедесталга күтәрелделәр. Электрчылар йөзү буенча бәйгедә беренче, чаңгыда - икенче, шикәр ясаучылар шул чагыштырмада икенче һәм өченче урын алдылар. Йөзүчеләр арасында өченче урынны 1 номерлы зона эзләү-коткару, чаңгыда беренчене "Буа газы" спортчылары яулады.
Бу атнада Спартакиадада катнашучы командаларны өстәл теннисы ярышлары көтә.
Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев