Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Искесуыксулылар көрәштә беренчелекне бирми

"Батыр" спорт мәктәбендә 1997 елда туган һәм аннан яшьрәк ир балалар арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча бәйге узды. Анда беренчелекне, һәрвакыттагыча, Иске Суыксу көрәшчеләре яулады. Икенчедә - Буа, өченчедә Иске Тинчәле командалары. Шәхси беренчелектә 32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңүне Яңа Чәчкаптан Динар Халитов яулады. 40, 43, 46 һәм...


"Батыр" спорт мәктәбендә 1997 елда туган һәм аннан яшьрәк ир балалар арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча бәйге узды. Анда беренчелекне, һәрвакыттагыча, Иске Суыксу көрәшчеләре яулады. Икенчедә - Буа, өченчедә Иске Тинчәле командалары.
Шәхси беренчелектә 32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында җиңүне Яңа Чәчкаптан Динар Халитов яулады. 40, 43, 46 һәм 60, 70 килограммга кадәргеләрдә пьедесталның беренче баскычына Иске Суыксудан Азат Хәсәнов, Фәнил Рәҗәпов, Иршат Җиһаншин, Илназ Юнысов, Риаз Фәизов күтәрелделәр. 50 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында 2 номерлы лицейдан Рәдис Сафиуллин, 55тә - Иске Тинчәледән Илмир Насыйбуллин, 70 килограммнан югарырак үлчәүдә ветеринария техникумыннан Юныс Мифтахетдинов иң көчлеләр булдылар. Бәйгедә Чүпрәленең Кече Чынлы мәктәбе, Тәтеш педагогия училищесы көрәшчеләре дә катнаштылар, алар да җиңүләр яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Батыр” спорт мәктәбендә 1997 елда туган һәм аннан яшьрәк ир балалар арасында татарбашкорт милли спо...