Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Искесуыксулылардан торган команда Бөтенроссия авыл җәйге спорт уеннарында беренче бишлектә

Саратов шәһәрендә 15-20 июнь көннәрендә узган Бөтенроссия авыл җәйге спорт уеннарында Иске Суыксу авылыннан Флера Хәлимовадан, Гүзәл Хәйбулловадан, Аламаз Алимовтан, Ленар Гайнетдиновтан торган команда Татарстан командасы составында катнашты. Анда 67 регионнан килгән вәкилләр 19 спорт төре буенча ярышканнар. Безнең дүрт кешелек команда якут халкының милли спорт төре булган һәм авыл...

Саратов шәһәрендә 15-20 июнь көннәрендә узган Бөтенроссия авыл җәйге спорт уеннарында Иске Суыксу авылыннан Флера Хәлимовадан, Гүзәл Хәйбулловадан, Аламаз Алимовтан, Ленар Гайнетдиновтан торган команда Татарстан командасы составында катнашты. Анда 67 регионнан килгән вәкилләр 19 спорт төре буенча ярышканнар. Безнең дүрт кешелек команда якут халкының милли спорт төре булган һәм авыл җәйге уеннары прграммасына икенче ел гына кертелгән масс-рестлингта көч сынашып бишенче урын яулаган. Ә шәхси беренчелектә Флера Хәлимова 82 килограммнан югары категориядә, Гүзәл Хәйбуллова 74 килога кадәр икенче урын, Алмаз Алимов 105 килограммга кадәр авырлыкта - дүртенче, Ленар Гайнетдинов 82 килограммга кадәргеләр арасында алтынчы урын алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев