Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кабат спартакиада берләштерә

Район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында III "Сәламәтлек" спартакиадасы старт ала. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. 7 февраль көнне 10 сәгать-тә командаларны, төгәл-рәк, берәр ир-егет һәм хатын-кызны "Арктика"спорт мәктәбендә көтәләр. Биредә шорт-трек узачак. Хатын-кызлар өчен дистанция 300, ир-егетләргә 500 метр. Шул ук көнне 12...


Район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында III "Сәламәтлек" спартакиадасы старт ала. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.
7 февраль көнне 10 сәгать-тә командаларны, төгәл-рәк, берәр ир-егет һәм хатын-кызны "Арктика"спорт мәктәбендә көтәләр. Биредә шорт-трек узачак. Хатын-кызлар өчен дистанция 300, ир-егетләргә 500 метр. Шул ук көнне 12 сәгатьтә Наратлык урманында икешәр ир-егет (3 километрда) һәм хатын-кыз (2 километрда) чаңгыда узышачак. 8 февральдә 12 сәгатьтә шулай ук дүр-тәр чаңгычы эстафетада ярышачак. Алар өчен дистанция - 2 километр.
14 февральдә йөзү (1әр ир-егет һәм хатын-кыз), 21ендә - өстәл теннисы (2 ир-егет һәм бер хатын-кыз) ярышлары була. 28 февральдә-1 мартта волейбол уеннары уза. 8 кешелек командаларның составы катнаш булырга тиеш. Спортчылар үзләрен 14-15 март көннәрендә бадминтонда (2 ир-егет һәм 1 хатын-кыз), 14ендә армрестлингта (1әр ир-егет һәм хатын-кыз) сыный алалар. 21 мартта бәйгегә, төгәл-рәге, милли көрәшкә ир-егетләр чакырыла. Алар 65, 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан авыррак үлчәүдә көч сынашачаклар. 28-29 март "акыл" уеннары көннәре булачак. Берәр ир-егет һәм хатын-кыз шашкада һәм шундый ук составта шахматта көч сынашачак. Апрель аенда биш төрле бәйге узачак. 4есендә бе-рәр ир-егет һәм хатын-кыз төз ату, 11ендә тагын ир-егетләр генә аркан тарту (3 кеше, максималь авырлык 280 килограмм) һәм гер күтәрү (2 кеше), 18 апрель-дә берәр ир-егет һәм хатын-кыз дартс, 25ендә ике-шәр ир-егет һәм хатын-кыз җиңел атлетика (дистанция 100 метр, швед эстафетасы (800мх400мх200мх100мх) буенча иң осталарны һәм җитезләрне ачыклаячаклар. Ярышларның соңгы - 17нче, 18нче төрләре май аенда үтәчәк. 16сында "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесе була. Ан-да бала 13 яшьтән өлкән булмаска тиеш. 23-24 майда 8әр кешелек командалар мини-футболда ярышачак.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин әйтүен-чә, Спартакиада бәйгеләрендә оешма-предприятиеләрнең һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары да катнаша ала. Һәр спорт төре буенча һәрберсеннән бер генә команда чыгыш ясарга, катнашучылар 20 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш.
Әлфия Шәрәфетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район оешмапредприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында III “Сәламә...