Байрак

Буа районы

Рус Тат
Спорт

Картингчылар сынатмый

Казанда Буа муниципаль район башлыгы кубогына узган картинг ярышларында җиңүне Татарстанның 40 һәм Мари-Эльнең 1 картинг клубыннан җыелган спортчылар дәгъвалады. Анда буалылар да уңышлы чыгыш ясады. 13-21 яшьлек кызлар арасында Алия Гыймалтдинова өченче, Зөлфия Садыйкова җиденче килде. 12-18 яшьлек ир балалар арасында Газиз Гафуров алтынчы булды. 8-12 яшьлек кызлардан беренче...


Казанда Буа муниципаль район башлыгы кубогына узган картинг ярышларында җиңүне Татарстанның 40 һәм Мари-Эльнең 1 картинг клубыннан җыелган спортчылар дәгъвалады.
Анда буалылар да уңышлы чыгыш ясады. 13-21 яшьлек кызлар арасында Алия Гыймалтдинова өченче, Зөлфия Садыйкова җиденче килде. 12-18 яшьлек ир балалар арасында Газиз Гафуров алтынчы булды. 8-12 яшьлек кызлардан беренче унлыкка Валерия Колпакова, Алсинә Ситдыйкова, Диана Каширина, Рената Җәмдиханова керделәр. Иң нәниләр - 6 яшьлек Сабир Әсләмов һәм 7 яшьлек Адилә Әфләтунова да сынатмадылар. Гомумнәтиҗәләр буенча Буаның "Сатурн" клубы дүртенче, "Росток" алтынчы урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанда Буа муниципаль район башлыгы кубогына узган картинг ярышларында җиңүне Татарстанның 40 һәм М...